«Китап – минем юлдашым»: әдәби уен (6+)
2022 елның 28 мартыннан 31 мартына кадәр Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгында 23 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Китап – минем юлдашым» дигән әдәби уен үткәрелде. Балалар төрле китап төрләренең барлыкка килү тарихы белән танышты, бик күп кызыклы тарихи фактларны белде. «Чебеннән филгә кадәр», «Кем монда булган һәм нәрсә оныткан?» бәйгеләрендә катнашып, актив рәвештә әкият һәм әкият геройларын таныдылар, «Фоторобот» уенында алар үзләрен детектив ролендә сынап карады, ә «Әкият иҗат итәбез» һәм «Музыкаль урындыклар»да яшь артистлар булдылар.
|